Җырчы Илмира Нәгыймова үзенең телеграм каналында моңсу җырларны башка җырламавы турында хәбәр итә.
– Мин моңсу җырлар башкарумны туктатам! Монысы – соңгысы! “Шучу” инде. Мин бер җырга музыка яздым, әмма аны башка кеше башкарачак. Бу җырның сүзләре гәрчә миңа туры килсә дә… Андый темага җырлар бүтән башкармыйм. Бүгеннән бары тик позитив! – дип яза җырчы.