Мобилизацияләнүче, хәзерге вакытта “Казан Экспо” да хәрби өйрәнүләр узучы Тимур Нагаев җыену өчен күпме акча тотылганлыгы хакында телеграмда язган.
бушлат — 5700 сум;
чалбар — 3750 сум;
2 пар тактик перчаткалар -1200 сум;
30 литрлы тактик рюкзак — 2700 сум;
термо эчке кием (комплект) — 900 сум;
флис эчке кием — 1400 сум;
ике балаклава — 1200 сум;
шарф — 600 сум;
аптечка өчен сумка — 1700 сум.
Болар өчен казанлы 20350 сум акча тоткан. Аның сүзләренчә, әле бу бөтен кирәк-яраклар да түгел. Тагын берцы, костюм һәм дарулар алырга кирәклеген әйткән ул.