«Исән-сау әйләнеп кайт, балам!»

«Фәридә – Алсу» дуэты солисткасы Алсу Сөнгатуллинаның бик борчулы көннәре.   

Аның улы Айрат өлешчә мобилизациягә эләккән.

Ялларда әтисе белән әнисе уллары белән күрешергә «Казан-Экспо»га килгәннәр. Бу хакта җырчы сторисларында сөйли.

«Карагыз әле, ничә мең кеше монда. Кечкенә балалар белән дә килгәннәр. Халык бик күп», – дип шәрехләгән ул видеоларын.

Моннан ике ел элек җырчы олы шатлыгы белән уртаклашкан иде: «Олы улым Айрат армия сафларыннан исән-сау кайтып җитте, Аллага шөкер! Минем узган туган көнемә бик матур чәчәкләр бүләк итте. Бик күңелле сюрприз булды! Балаларыбыз сау-сәламәт, бәхетле булсыннар! Алар бәхетле булса, без дә, аларның әти-әниләре, бик бәхетле!»  

Тагы да шушындый шатлыкны кичерергә язсын сезгә! 

чыганак: https://kiziltan.ru/articles/batyrlar-d-vere/2022-10-10/is-n-sau-yl-nep-kayt-balam-2983274

Бәйле