Кырым күперендәге терактны кем оештыруы билгеле булган

Федераль куркынычсызлык хезмәте хәбәр иткәнчә, диверсиягә 12 кеше катнашкан.

Кырым күперендәге терактны Украинаның хәрби разведка башлыгы Кирилл Буданов оештырган, дип яза ТАСС. Федераль куркынычсызлык хезмәте хәбәр иткәнчә, диверсиягә 12 кеше катнашкан, аларның сигезен тоткарлаганнар инде. Тоткарланучылар арасында биш россияле, Украина һәм Армәнстанның өч гражданы бар.

Шартлаткыч рулонлы пленкаларга уралган була, диелә хәбәрдә.

чыганак: https://vatantat.ru/2022/10/94113/

Бәйле