Кайбер мобилизацияләнүчеләр дәүләт тарафыннан бирелә торган торак чиратсыз тапшырылачак

Тиешле закон проектын якын арада Дәүләт Думасына карауга кертергә планлаштыралар.

Сүз өлешчә мобилизациягә эләккән, үз теләге белән махсус операциягә китеп гарипләнгән, сәламәтлегенә җитди зыян килгән гражданнар турында бара. Тиешле закон проектын якын арада Дәүләт Думасына карауга кертергә планлаштыралар.

Моннан тыш, үз тораклары булмаган яки мәйданы кечкенә булган кешеләргә фатир биреләчәк.

Дәүләт Думасының гражданнарның торак хокукларын тәэмин итү комитеты рәисе Галина Хованская сүзләренә караганда, ярдәм чарасы хезмәт итү вакытына бәйле булмаячак.

чыганак: https://vatantat.ru/2022/10/94126/

Бәйле