Хәмер аракасында чыккан талаш үтерешкә барып җиткән.

Башкортстанда яшәүче берәү иптәшен хәмер алырга кибеткә бармыйча йокларга ятуы өчен суйган.

Низаг 9 октябрьдә Салават районы Мөрсәлим авылында булган. Бергәләп арендага фатир алган ике кеше, хәмер эчеп, хезмәт көне тәмамлануын билгеләп үткән. Спиртлы эчемлекләр беткәч, иптәшләр бер-берсен янә аракыга йөгерергә үгетли башлаган. Хәтта бәхәсләшеп киткәннәр.

Ниндидер мизгелдә 37 яшьлек ир үз адресына мыскыллау сүзләре ишетеп ярсып китә һәм, кухня пычагын эләктереп, 32 яшьлек иптәшенә чәнчи. Күп кан югалтудан ир вафат була, ә менә шикләнелүче үзе тыныч кына йокларга ята.

Мәетне очраклы рәвештә фатирга кергән эш бирүче күреп ала һәм тиешле хезмәтләрне чакырта.

чыганак: https://kiziltan.ru/articles/donja/2022-10-12/arakyga-kem-y-ger-2986151

Бәйле