Эшләмәүче пенсионерларның пенсияләре артачак диләр…

2023 елда Россиядә эшләмәүче пенсионерларның пенсияләре инфляциядән югары булачак. Бу хакта Россиянең хезмәт һәм социаль яклау министры урынбасары Андрей Пуд хәбәр итте.

«2023 елның 1 гыйнварыннан һәм 2024 елда эшләмәүче пенсионерларның иминият пенсияләре күләмен уртача 1 мең сумга арттырырга мөмкин булачак», – диде ул.

Сүз уңаеннан, Татарстанда пенсиянең уртача күләме 19 мең сумнан артты. Шул ук вакытта керемнәре пенсионерның яшәү минимумыннан түбәнрәк булган өлкән яшьтәге кешеләргә федераль бюджеттан 10175 сум өстәп түләнә. Республикада мондый ярдәмне 62 меңнән артык кеше ала.

чыганак: https://vatantat.ru/2022/10/94342/

Бәйле