Казанда атом-төш коралынннан саклану өчен 2,5 миллионлык бункерлар сата башлаганнар

Казанда белдерүләр сайтында атом-төш сугышы башлана калса дип, махсус саклагыч бункерлар сата башлаганнар. Белдерү урнаштыручы әзер бункерлар сатмый, ә ул аны кыска вакыт эчендә участокта 2,5 миллион сумга төзергә тәкъдим итә.

Игълан авторы сүзләренчә, ул төзиячәк бункер төрле явызлардан һәм атом төш сугышыннан сакланырга ярдәм итә. Анда ике кеше берничә айга кадәр рәхәтләнеп яши алачак, дип ышандыра ул.

Игълан бирүче аның компаниясенең «махсус» төзелеш тәҗрибәсе барлыгын искәртә, чөнки ул «Роскосмос» һәм «Роснано» өчен 30 ел дәвамында төзегән, имеш.

чыганак: https://vatantat.ru/2022/10/94415/

Бәйле