- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
- Viber
- Skype
- Telegram
Белгород өлкәсендә билгесез затлар хәрби частьларның берсе территориясендә атыш ачкан.
Россия Оборона министрлыгы хәбәр иткәнчә, Белгород өлкәсендәге Көнбатыш хәрби округы полигонында БДБ илләренең ике гражданы тарафыннан террорчылык акты кылынган.
– Теракт нәтиҗәсендә 11 кеше һәлак булган, 15 – яраланган. Полигонда ике террорист җавап уты белән юк ителде, теракт урынында хокук саклау органнары эшли, — дип белдерә Россия Оборона министрлыгы.
Билегләп үткәнчә, әлеге полигонда мобилизацияләнгән хәрбиләрне әзерләү барган.
чыганак: https://vatantat.ru/2022/10/94491/
–
–