Өлешчә мобилизациядән кичектерүне тагын бер гражданнар категориясенә бирәчәкләр. Кемнәргә?

-- Лейла

16 яшькә кадәрге өч һәм аннан артыграк бала тәрбияләүче гражданнарны өлешчә мобилизациядән кичектерү алачак, дип Дәүләт Думасының саклану комитеты башлыгы Андрей Картаполовның Телеграм каналына таянып «РИА Новости» хәбәр итә.

«Оборона министрлыгы белән берлектә өч һәм аннан да күбрәк балалы (16 яшькә кадәрге) гаиләләргә өлешчә мобилизациядән кичектерелү мәсьәләсе эшләнде. Мондый карар кабул ителде һәм хәрби комиссариатларга җиткерелде», — диелә хәбәрдә.

Исегезгә төшерәбез, 21 сентябрьдән Россиядә Президент Владимир Путин игълан иткән өлешчә мобилизация бара.

ТНВ

Бәйле