Бакча тулы кабак. «Орлыгын үзем хәзерләп куям»

-- Лейла

Чүпрәле районының Иске Кәкерле авылында яшәүче Нәзирә Шәрәфетдинованың бакчасында кабак уңышы мул булган.

– Орлыгын үзем хәзерләр куям. Кабак уңды быел. Бакчам зур, бәрәңге күп кирәкми. Чүп үсмәсен, бакча буш калмасын дип, кабак утырта башладым. Мин бит инде хәзер эре терлек асрамыйм. Берничә савым кәҗәм бар, язын бройлерын, үрдәген сатып алып үстерәм. Кабакның бәлеше дә тәмле бит аның, кәҗәләрем дә бик яратып ашый, – ди ул.

Нәзирә апа бакчасының бер өлешенә печән чәчкән, берничә буразна бәрәңгесе, чөгендере бар, калган урынга кабак утыртып чыккан булган. Быел язгы яңгырлар белән кабаклары да әйбәт тишелеп чыкканнар, үскәннәр дә.

– Җәе буе бакчамнан кермәдем инде, кул белән дә утадым, кәтмәнләдем дә, чүп үләннәрен үстерергә тырышмадым. Шуңа да кабакларым күңелемне сөендереп, зур итеп үстеләр. Бәрәңге уңышы да яхшы” — ди ул.
Нәзирә апа дөньяга дүрт ул тудыра. Тормыш иптәше Әнвәршасы белән аларны яратып тәрбиялиләр. Тик аларга тигез картлыкта, бер-берсенә кирәк һәм терәк булып, бергә картаерга язмаган. Әнваршасы авылдан районга сөт ташый торган була. Бердәнбер көнне сөт тапшырырга киткәч, фаҗигале рәвештә вафат була. Әлеге кайгыны да үзенең иңнәрендә күтәреп, сынмыйча, сыгылмыйча, алга карап яшәргә көч таба үзендә Нәзирә ханым. Һәм язмыш сынаулары да моның белән генә бетми – тагын ике улының да вакытсыз җир куенына кергәнен күрергә туры килә. Аллаһыга таянып, аннан ярдәм өмет итеп, яшәүгә көч алып тормышын дәвам итә әче хәсрәтләр күргән хатын. Диндә үзенә юаныч таба, биш вакыт намазын укый башлый. 2012 елда хаҗга да бара, хәтта. Бүген инде авылда бакыйлыкка күчкәннәрне соңгы юлга юып-кәфенләп озатучыларның берсе дә ул. Хәрәкәтчәнлеген дә, төрекемеш кебек терелеген дә югалтмый. Үзен эш белән юата.

– Ел да уңышны җыеп алганда, киләсе елга әзрәк чәчәрмен дип уйлыйм, яз җитүгә бакчама чыгам да, җирем бик уңдырышлы бит, ничек аны буш калдырым инде дим. Ындырны тутырып чәчеп тә куям. Миңа бит күп кирәкми, үземә бераз калдырам да, яшелчәләрнең дә, печәннең дә артыгын сатам, -ди Нәзирә апа.– Беркайчан да язмышымнан, тормышымнан зарланмадым. Эш минем өчен юаныч та, куаныч та булды, кайгыларымны да эш белән бастым.

«Ватаным Татарстан»

Бәйле