Гөлназ Шәрипҗанова самолетта аңын югалткан [видео]

-- Лейла

Җырлы гаилә Гөлназ белән Илсур Шәрипҗановлар диңгез буенда ял итәләр. Алар самолетта очкан вакытта Гөлназның хәле киткән.

– Йокымсырап тора идем, шул ук вакытта тәнемә салкын йөгерде. Бәдрәфкә барып җитә алмадым, аңымны җуеп егылганмын. Илсурның битләремә суккалаган вакытында уянып киттем. Бөтен җирем су гына, берни аңламыйм…

Нәтиҗәдә миңа ясалма сулыш та, йөрәгемә массаж да ясаганнар, су да сипкәннәр икән! Тик мин Илсурның яңагыма сукканыннан гына хәлемә килгәнмен…

Хәзер бу кызык кебек, тик самолет пассажирлары да, ирем дә бик курыкканнар…

Барысы да артта калды, Аллага шөкер, – дип яза Гөлназ Шәрипҗанова.

Бәйле