Чик сакчысы булып хезмәт итүче ир хатынын атып үтергән

-- Лейла

Оренбург өлкәсенең Изобильное авылында коточкыч фаҗига булган. 36 яшьлек чик сакчысы Артур Хисаметдинов 32 яшьлек хатынын атып үтергән, дип яза «Комсомольская правда».

Ир-ат хезмәткә алынгач  автомат бирелгән була. Хатыны аның янына йорт ачкычын алырга килгәч, алар арасында низаг чыга. Көнче ир ярсудан  хатынын атып үтерә.  Аннары үзенә кул салырга тырыша. Әмма аны хастаханәгә илтеп өлгерәләр.

Хатын фаҗига урынында үлә. Гаиләнең танышлары сүзләренчә, мондый низаглар аларда еш кабатланган. Александра иреннән аерылышырга җыенган булган.

«Ватаным Татарстан»

Бәйле