Урманда адашкан әбине 9 көннән соң тапканнар

87 яшьлек Александр Васильевна Калининград янындагы урманда адашкан һәм аңа тугыз көн шунда яшәргә туры килгән. Ул анда яфраклар белән тукланган. Хәзер әби хастаханәдә дәвалана.

Александр Васильевна гаиләсе белән урманда йөргәндә югалган. Пенсионер арыгач ял итәргә туктый һәм адаша. Әбине таба алмагач туганнары ярдәм сорап,  волонтерларга мөрәҗәгать итәләр.

Мескен әби унынчы көнне генә табыла.  Аңа эзләүчеләр түгел, ә гөмбә җыярга килүчеләр таба. Хәлсезләнгән һәм салкын тигән әби хастаханәгә озатылган.

чыганак: https://vatantat.ru/2022/10/94796/

Бәйле