88 яшьлек әби: «Минем кебекләрне алып бармыйлар икән. Ә мин анда үлеп калырга да риза»

-- Лейла

Чүпрәле районының Иске Кәкерле авылында яшәүче Нәзирә Шәрәфетдиновага үз яшен биреп тә булмый әле. Гәүдәсе җиңел, бер зарланмый, гел хәрәкәттә ул. Җәйгә чыкса, бакча тутырып, яшелчә үстерә, кышларын кәҗәләре белән юана. Язмыш күпме генә сынаса да, ул аңа рәхмәт укый. Бүгенге тормышка сөенеп яшим, ди.

– Бик рәхәттә яшибез бит, кызым. Өстәл тулы ризык. Кибетләрдә нәрсә телисең, шуны саталар. Кияргә кием дә күп. Без бит – бик авырлык белән үскән буын, шуңа хәзерге көннәрне оҗмахка тиңлибез. Бөтен нәрсә чагыштыруда беленә, – дип сүзен башлады ул. –  Мин 11 яшемдә ат җигә идем инде. Хәзерге балалар  бу яшьтә еламыйча ашамый да. Безнең балачак булмаган да икән ул. Бигрәкләр тиз үскәнбез инде без.

Бик кечкенә гәүдәле була ул. Әмма таза гәүдәле, озын буйлы кызлардан калышмыйча эшли. Бервакыт аларны Киров якларына урман кисәргә алып китәләр. Сер бирми Нәзирә апа. Планны арттырып та үти әле. Урман кисү беткәч, колхозга эшкә урнаша. Авыл кызлары белән бергә иген киптерәләр.

– Нинди генә эшкә куйсалар да, җиренә җиткереп үтәдем. Хәзерләүләр конторасының Иске Кәкерле, Татар Төкесе авылларында, халыктан бәрәңге, сөт-май да җыйдым, фермада сыер да саудым,  иминият бүлегендә дә эшләдем. Хезмәтемне һәрчак югары бәяләделәр. Үз гомеремдә дәүләттән бүләккә ике тапкыр «Жигули» алган кеше мин. Өченчесендә гаилә белән бергә Сочига ял йортына җибәрделәр, – дип искә ала Нәзирә апа.

Ире Әнвәршаның да язмышы гыйбрәтле.

– Ирем карында чакта, аның әнисе белән әтисе аерылыша. Менә шуннан башлана аның бәхетсезлеге. Әнвәршага алты ай тулгач, әнисе аны әтисе ягына китереп бирә. Әнвәрша әбисе тәрбиясендә үсә. 6 аенда – әнисеннән, 6 яшендә –  әтисеннән, 14 яшендә әбисеннән кала. Ятимлектә үскән, бер кешесе булмаган егеткә кияүгә чыктым мин. Ирем бик акыллы булды. Аның белән яшәгән көннәремне әле дә сагынып искә алам. Бәхеттә яшәтте ул мине. Бер начар сүз дә әйтмәс иде. Гомере генә кыска булды. Сөт ташый торган машина йөртә иде. Бер киткәнендә кире кайтмады. Фаҗигале төстә үлеп китте. Ансыз яшәгәнемә 39 ел инде, – ди Нәзирә апа.

Аларның дүрт малайлары туа. Нәзирә апа барысын да өйдә генә таба. Хастаханәләргә барып йөрми. Шөкер, сабыйлары сау-сәламәт үсә. Тик ике улы, буй җитеп, гаилә коргач, хатыннарын, сабыйларын ятим итеп үлеп китә.

–  Азат исемле улым моннан 26 ел элек үлеп китте. Ул чакта кечкенә кызына 2 генә яшь иде әле. Хәзер инде шул оныкның да ике баласы үсеп килә, – дип сөйли Нәзирә апа. – Ул чакта авырлыкларны күтәрергә улларым ярдәм итте. Аларның кайгыртулары, җылы сүзләре йөрәгемне дәвалады. Бала хәсрәтеннән дә авыр әйбер юк икән ул. Улым өчен бик өзгәләнеп яшәдем. Әле бит әтиләрен югалту ярасы да төзәлмәгән иде. Сабыр итәргә өйрәндем. Үземнең исән-сау булганыма, калган балаларыма сөенеп яшәдем. Ирем белән улыма дога кыла алуым да бәхет иде ул чакта.

Тик сагыш җилләре алар капкасын тагын шакый. Моннан 11 ел элек Тәүфыйк исемле улы вафат була. Ана йөрәген тагын хәсрәт баса. Әле ярый улының балалары буй җитеп, үз тормышларын корган була. Әбиләре шуларны уйлап юана. Тик кайгы ялгыз йөрми. Улын җирләп ике ай узгач, Тәлгать исемле малаеның хатыны үлеп китә.

–  Ул улым да ялгыз яши. 62 яшен тутырды инде. Шулай бергәләшеп гомер кичерәбез. Олы улым Ирек гаиләсе дә ташламый. Барлык балаларым хәлемне белеп тора. Миңа әллә ни күп тә кирәкми. Исән-сау булсалар, шул җитә, – ди Нәзирә апа.

Кечкенә генә гәүдәле ханым авырлыкларны ничек күтәрә алган соң? Диндә булуым ярдәм итте, ди ул.

–  Намазга баскач, күңелемә тынычлык таптым. 23 ел буе авылларда мәетләрне юып, кәфенләп йөрим. Аллаһы Тәгалә башкарган эшләремне кабул итсен иде. Шөкер, теләкләрем кабул булып тора. Ике тапкыр хаҗ кылырга барып кайта алдым. Тагын да барасым килә әле. 2019 елның яз башында ук, 2020 ел өчен хаҗга барырга дип, акча күчереп куйган идем. Тик коронавирус аркасында бара алмадык. Акчамны кире кайтардылар да, хәзер инде яшең зур, диләр. Минем кебекләрне алып бармыйлар икән. Ә мин анда үлеп калырга да риза. Киткәндә үк, берәр хәл булса, гәүдәмне алып кайтып йөрмәгез, дип язып калдырам. Тагын бер барып, изге җирләрне күреп кайтып булса иде, – ди Нәзирә апа. – Тормышым җиңел булмаса да, мин язмышыма бик рәхмәтлемен. Атлаган саен рәхмәт укыйм. Сынау килмәгән кеше юк инде ул. Көчле булырга, кайгы-хәсрәтләрне җиңә белергә кирәк. Әгәр син бирешмисең икән, авырлык артка чигенә. Бәхетле көннәр килә башлый. Күңелне ничек тә юатырга белмәсәгез, минем кебек эшкә тотыныгыз. Бер минут та тик торганым юк. Бакчада эш җитәрлек. Көннең ничек узганын сизми дә калам. Тормышны яратып яшәргә, борчуларны уздыра белергә кирәк.

Гөлгенә ШИҺАПОВА, «Ватаным Татарстан»

Бәйле