Миләүшә Сабирова нинди операция ясаткан? [видео]

-- Лейла

Җырчы, пародияләр остасы Данир Сабировның тормыш иптәше Миләүшә Сабирова күптән түгел операция кичерде. Нинди операция ясатканын үзе язып чыкты.

– Бала табу, балаларның артык зур булып туулары минем организм өчен тискәре йогынты ясады. Бала тапканнан соң минем эчем артык зур булып калды. Балама 14 көн булгач та, мин спортзалга йөреп, үземне тәртипкә китерә башладым. Җитмәсә бертуган абыем да: «Син икенчегә бала табарга әзер кебек», дип әйтеп ташлады. Ничек авыр булганын үзем генә беләм: депрессия булды, тагын олы эчем минем кәефемне төшереп тора иде…

Берникадәр вакыт үткәч, мин ябыктым, әмма эчем шул килеш калды… Икенчегә бала алып кайткач, үзем өстендә эшләүне дәвам иттем. Спорт белән күпме генә шөгыльләнсәм дә, эчемне бетерә алмадым.

Хирургка консультациягә язылдым. Ул миңа диастаз турында сөйләде һәм артык майны кисеп ташларга кирәк диде.

Мин хәзер ничә ел бу проблема белән яшим. Озак бу операциягә әзерләндем. Ниһаять ясаттым. Хәзер реабилитация чоры узам, корсет белән йөрим. Әлегә шулар. Нәтиҗәсе бик шәп булыр дип өметләнәм, — дип яза Миләүшә Сабирова.

Бәйле