Җырчы Рәфинә Ганиуллина социаль челтәрләрдә әнисен матур итеп юбилее белән котлаган.
– Зур йөрәкле, изге җанлы, әнием! Мин сине диңгезгә алып барасым килә, син теләгән автомат коробкалы машина аласым, гомер буе кыска буйлы булуыңнан комплексовать иткәнгә күрә биек үкчәле түфли алып бирәсем килә! Инсульттан соң тулысынча тернәкләнеп бетә алмагач, синең шушы хыялларыңны тормышка ашырып булмый бит менә, ничек кенә теләсәк тә… Аның каравы син исән һәм бүген 70нче көзеңне каршы аласың! Якты дөньяларда тормыш ямен тоеп яшәүләре үзе бер могҗиза. Юбилеең белән сине, әниебез, – дип яза җырчы.
–
–