Миләүшә Сабирова үзенә пычрак сүзләр язучыларга җавап бирде [видео]

-- Лейла

Шоумен, пародияләр остасы Данир Сабировның тормыш иптәше Миләүшә Сабирова катлаулы операция кичерүен сөйләгән иде. Баксаң, ул эчендәге артык майларны алдырган. Миләүшәнең язылучылары аны тәнкыйтьли дә башлаганнар.

– Күп акча булганда башка әллә нәрсәләр килә. Эшегез бик зур икән.

– Проблемагыз бик зур булган икән.

– Эшең юктыр бүтән… Акчаң күп, эшегез юк, — дип язганнар аңа.

– Бу операцияне үзем эшләп тапкан акчага ясаттым. Моны горурланып әйтә алам! Миңа үземнең тышкы кыяфәтем ошамый иде, шуңа операция ясатырга булдым. Мөмкинлек бар икән, һичшиксез операция яклы мин, – дип сөйли Миләүшә.

Бәйле