Илһам Шәриф Хәмдүнә апа Тимергалиеваның соңгы минутларын сөйли [видео]

-- Лейла

Җырчы Илһам Шәриф халык артисты Хәмдүнә Тимергалиеваны ТНВ каналында чыга торган «Әй, язмыш, язмыш» тапшыруында искә алган.

– Кич белән аның янында булдым. Аннары кайтып җиткәч тә шалтыратып сөйләштек, ул миңа мунча кереп чыгуын әйтте. Иртән торгач шалтыраттым, алмады. Аннары янына киттем. Өендә юк иде, бакчага чыктым. Шунда алмагач төбендә ята иде… Инде зәңгәрләнгән… Тикшерү комитеты килде… Бу вакытлар куркыныч төш кебек, үзем дә начар хәтерлим, — дип сөйли Илһам Шәриф.

Бәйле