Татарстан юлында автомобиль әйләнеп капланган, ике кеше һәлак булган

Бүген иртән республиканың Чирмешән районы Нагай бистәсе янында юл-транспорт һәлакәте булган. Җиңел машина юлдан төшеп киткән һәм берничә тапкыр әйләнеп капланган.

Машинага җитди зыян килгән, аның яртысы сытылып беткән. Салондагы ике кеше –  машина йөртүчесе һәм пассажир фаҗига урынында һәлак булган.

Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, авария Лениногорск-Андреевка трассасының 17нче чакрымында булган. Volkswagen йөртүчесе борылышка кергәндә юлдан төшеп киткән. Урында полиция хезмәткәрләре эшли.

чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/tatarstan-yulynda-avtomobil-ailanep-kaplangan-ike-kese-halak-bulgan-5861863

Бәйле