Декабрь урталарына кадәр һава торышының ничек булачагын әйткәннәр

-- Лейла

Россиянең Европа өлешендә (Татарстан да шуңа керә) декабрь урталарына кадәр алмашынучан һава көтелә. Россия Гидрометеоүзәге фәнни җитәкчесе Роман Вильфанд ТАСС хәбәрчесе белән әңгәмәсендә шулай дип белдергән.

Аның әйтүенчә, метеорологлар өчен ел 4 түгел, ә 6 фасылдан тора. Алар ел фасылларын җәйнең беренче һәм икенче өлешенә, шулай ук кыш алдына (19 октябрьдән башланган) да бүлә.

“Кыш алды чорында – ә ул әле тагын ай ярым дәвам итәчәк – бик тә алмашынучан һава көтелә”, – дигән Вильфанд. Шул ук вакытта ул җылы чорның – суыкка, яңгырлы көннәрнең – коры, кояшлы көннәрнең – болытлы көннәргә еш үзгәреп торачагын билгеләп үткән.

Синоптик сүзләренә караганда, кыш алды чорында Россиянең Европа өлешендә һава торышы бик еш алышынып торучан. Кышын һава тотрыклылана.

«Ватаным Татарстан»

Бәйле