Октябрь ахырында Татарстанда көндезге һава температурасы 0 градустан түбәнгә төшәчәк. Республика Гидрометеоүзәге фаразы шундыйрак.
Чәршәмбе һәм пәнҗешәмбе – 26–27 октябрьдә явым-төшем көтелми. Көндез термометрның терекөмеш баганасы –1…+5 градус күрсәтәчәк. Төнлә +1…–6. Синоптикларның башлангыч мәгълүматларына караганда җомга – 28 октябрьдә Татарстанда янә яңгыр һәм юеш кар явачак. Шимбә – 29 октябрьдә урыны белән, асылда көнчыгыш районнарда, аз гына явым-төшем фаразлана. Атна ахырында көндез +3…–2 градус көтелә. Төнлә һәм иртән юлларда бозлавык булырга мөмкин.
чыганак: https://vatantat.ru/2022/10/95159/