Зөлфәт Зиннуров: “Моның ише язуга күндем инде…” [видео]

-- Лейла

Алып баручы, җырчы Зөлфәт Зиннуров кызы Зәлиянең “Маша и медведь” мультфильмын татарча тавышландыруын социаль челтәрләрдә күрсәтте. Шуннан соң аңа “ужас! Һаман бөтен җирдә артист баласы!” дип, язып чыкканнар.

Зиннуров бу сүзләргә:

– Ужас… Моның ише язуларга күндем инде. Чынлап та, ни өчен?
– бәлки, тууга ук саф, әдәби телдә сөйләшергә өйрәткәнгәдер?
– һәм әле дә, өйдә татарча гына сөйләшеп, татарча китаплар укырга мәҗбүр иткәнгәдер?
– бәлки, балалар бакчасыннан ук төрле түгәрәкләргә йөрткәнгәдер?
– бәлки, нинди конкурслар бар, шуларга әзерләнеп, гел шуларда катнашкангадыр?
– бәлки, торган авылыбызда мәктәп була торып, татарча укысын дип 20 чакрым ераклыкта урнашкан гимназиягә йөрткәнгәдер?
– бәлки, ял көннәрендә дә иренмичә балалар белән шөгыльләнгәнгәдер?
– ә бәлки… геннардандыр?

Ә Сезнең балаларыгыз, оныкларыгыз татарча сөйләшәме? Татарча беләме? – дип җавап биргән.

Бәйле