Җырчы Иркә мобилизацияләнгән ире турында сөйләде

-- Лейла

Җырчы Иркәнең ире Артур мобилизацияләнде дип язган идек. Артурның бүгенге хәле нинди? Иркә бу турыда үзе социаль челтәрләргә язып чыкты.

– Әлегә ул Казанда булды, берничә көннән китәчәк. Без аның белән һәр сәгать саен аралашып торабыз. Ул елмаеп, барысы да яхшы, ди. Начар уйлар башыңа кертә күрмә, озак тормыйбыз, кайтып җитәбез, ди. Аралашканда бөтен сүзне позитивка бора, күңелгә бер тамчы да шик  кертми. Борчылып торуыгыз өчен олы рәхмәт, — дип язган җырчы.

Бәйле