«Синең белән без күргәнне башка кеше күрмәсен!»

Атаклы якташыбыз Җәвит Шакиров үги ана белән үсүен яшерми. Икесенә дә күп сынаулар узарга туры килүен дә… Әмма бу тарих барыбыр бәхеткә илтә!

«Минем һәр каникул саен грипп белән авырый торган гадәт бар иде. Үги әнкәй бәрәңге кыздырып ашаткач, терелә торган идем», — дигән иде Җәвит Шакиров бер әңгәмәсендә. Авылча гадилек тә, күңелендә үз канаты астына алган балага карата җылылык тапкан ана батырлыгы да бар монда. Эш бәрәңгедә генә түгел бит инде…

Шушы көннәрдә Шәвит Шакиров социаль челтәрдә болай язды: «Бүген безне тәрбияләп үстергән әниебезнең туган көне. Аллага шөкер 86 яшен тутырса да, hаман да хәрәкәттә. Өебезнең утын сүндермичә безне тәмле ризыклар пешереп көтеп торган өчен зур рәхмәт аңа. Мондый матур туган көннәрне озак еллар күрергә язсын, Әнкәй. Сәләмәт бул! Оныкларың, киленнәрең, оныкчыкларың, улларың, кызларың барсы да котлауларга кушыла.

Шушы көнгә кадәр яшәдең,
Бирешмичә җилгә, давылга.
Әнкәй, моннан соң да язсын,
Көчле, матур булып калырга.

Синең белән без күргәнне
Берүк башка кеше күрмәсен.
Хәбәр килсә, яхшылары килсен,
Яманнары берүк килмәсен.

Күрсәк иде әле озак еллар,
Әнкәй синең туган көнеңне.
Чир-сырхаулардан Ходаем
Саклый күрсен иде үзеңне.

Бик сагындык, Әнкәй, тизрәк,
Күрәсебез килә үзеңне.
Күчтәнәчләр төяп машинага,
Кайтыр юлга чыктык, көт безне!
24.10.22.»

Японнар әйтмешли, кеше хәлен белер өчен, аның аяк киемен ки дә, берәр чакрым йөреп кил… Бер үги ана әйтмешли, үз чебиен тавык та үстерә, син башканыкын үстереп кара. Җәвитнең әнисенең хәлен аңлап, аны гомере буена кадер-хөрмәттә яшәтүе кешелеклелек тә, чын егетлек тә!

чыганак: https://kiziltan.ru/articles/gail-uchagy/2022-10-26/sine-bel-n-bez-k-rg-nne-bashka-keshe-k-rm-sen-3003432

Бәйле