Башкортстанда уникаль кер юу порошогы җитештерелә башлады.
Башкортстан содасы компаниясенә караган “Эколь” Россия базары өчен уникаль, яңа продукт – хәләл стандарты буенча кер юу порошогын чыгара башлады. Бу хакта республика Башлыгы Радий Хәбиров социаль челтәрләрдәге рәсми битендә белдерде.
“Гадәти кер юу порошогы белән аермасы аның составында. Үсемлек майлары урынына пальма мае нигезендәге ингредиентлар кулланыла. Якын арада “Зифа Хәләл” порошогы Башкортстанда һәм Россиянең башка төбәкләрендә кибет киштәләрдә пәйда булачак, БДБ илләре белән сөйләшүләр алып барыла. Киләчәктә Төркиягә, Иранга, Согуд Гарәбстанына һәм башка дәүләтләргә җибәрүне карыйбыз.
Исегезгә төшерәм, кайчандыр бөтен илгә билгеле булган Стәрлетамакта кер юу чаралары җитештерү цехы озак еллар тукталып торды. Аны 2020 елда яңадан эшләтеп җибәрделәр. Өстәмә эш урыннары барлыкка килде, шуның белән бергә – яңа идеяләр дә. Бүгенге икътисади чынбарлыкта бу аеруча мөһим” — дип яза республика җитәкчесе Радий Хәбиров.
чыганак: https://kiziltan.ru/articles/budni/2022-10-26/zifa-poroshogy-h-l-l-bulachak-3003788