Шундый хатынны ничек яратмыйсың инде?!

Билгеле юмор остасы Данир Сабиров хатыны Миләүшәне яратмаучыларга таң кала. «Атыңны хурлама, хатыныңны мактама», дигән дә бит бабайлар. Данирга ни булган?

«Никтер, Миләүшәне яратмыйлар. Аны белмәгән кешеләр. Белмим, бу нәрсә белән бәйледер. Сары чәче шулай хәл итәме икән, артист хатыны булуы микән, бәлки, шундый яхшы ире булганга көнләшәләрдер.

«Ни өчен алай уйлыйсың», – дип әйтүчеләр булыр. Чөнки Миләүшә белән танышкан һәр кеше иң башта: «Без сине су… дип уйлаган идек, син андый түгел икән», – диләр. Әйе, бәлки, социаль челтәрләр аша ул шулай күренәдер. Су… ул, но әйбәт су…

Киң күңелле, беркайчан да берсен дә рәнҗетмәс. Менә аның әнисе турында да, мөгаен, шулай уйлыйсыздыр. «Усал», дисез бит аны. Ул беркайчан артыгын сөйләшми, все по делу. Аның күңеле никадәр киң булуны бер мисал белән аңлатам. Менә чүплек янында бомж ятсын, ул аңа ризык белән җылы киемнәр илтеп бирәчәк. Хәле ничек аның, медицина ярдәме кирәк түгелме – анысын да ачыклаячак. Белмим, нигә, тик урамда соранып йөргән исерекләр һәм бомжлар белән тещамның аерым мәхәббәт.

Хәзер кызына әйләнеп кайтыйк. Төгәлрәге, минем хатынга. Ул, хатын вазыйфасыннан тыш, иң җаваплы эшне башкара – төркемем директоры. Беләсезме, кайбер артистларда бу эшне берничә кеше эшли, ә бездә – бер Миләүшә. Сәхнә арты эшен сез күрмисез. Әмма андагы кәгазь, документация! Арендасын түлә, килешүен төзе, налогын… Кыскасы, законлы эшләсәң – салым, законсыз эшләсәң – ыштраф. Аннан ул аерым да эшли. Социаль челтәрләр алып бара, көн саен ниндидер съемкалар аның. Затлы итеп киенә, үзе шуңа куана, әле мине дә киендерә. Кыскасы, самодостаточный хатын. Мин эшләгән акчага рәхәткә чыдый алмаган түгел.

Әмма Миләүшәне яратучылар да байтак. Аның үзенең фан-төркеме бар. Әйе, чынлап әйтәм. Концертка килеп, кайбер тамашачы: «Без Миләүшәне күрер өчен генә килдек, аның белән фотога төшсәк буламы?» – диләр. Менә шулай», – дип язган Данир.

Мактау мактау инде ул — күңелгә сары май! Атыгызны хурламагыз, алай да хатынны макташтырып алыгыз әле, егетләр…

чыганак: https://kiziltan.ru/articles/obchestvo/2022-10-27/shundyy-hatynny-nichek-yaratmyysy-inde-3005164

Бәйле