Россиядә өлешчә мобилизация тәмамланды!

Россия Президенты Владимир Путин илнең оборона министры Сергей Шойгу белән очрашты. Министр дәүләт башлыгына өлешчә мобилизация турында хисап тотты.

Сергей Шойгу сүзләренчә, Россиядә өлешчә мобилизация төгәлләнгән. План буенча каралган 300 мең кешене мобилизацияләгәннәр. Өстәмә задание күздә тотылмый. Владимир Путин өстәп әйткәнчә, иң мөһиме хәзер – аларны әзерләү. 218 меңләп кеше әзерлек этабын уза инде.

Оборона министры Сергей Шойгу әйтүенчә, хәзер инде хәрбиләр сафына килешү буенча хезмәт итүчеләрне һәм теләге булганнарны кабул итәчәкләр. Өлешчә мобилизация кысасында, башкарма хакимият органнарыннан да 1300 кеше хәрби хезмәткә алынган. 27 меңнән артык эшмәкәргә чакыру килгән Мобилизацияләнгәннәрнең уртача яше – 35. Үз теләкләре белән китүчеләрнең саны 13 меңгә җиткән. Махсус хәрби операция зонасына 82 мең кешене җибәргәннәр.

Форсаттан файдаланып, Владимир Путин хәрбиләр сафына кушылганнарга рәхмәтен белдерде.

чыганак: https://vatantat.ru/2022/10/95531/

Бәйле