Марат Яруллин: “Янәсе минем урын сәхнәдә түгел, ә махсус операциядә…” [видео]

-- Лейла

Уфада җырчы Марат Яруллин тамашачы өстенә сикергән иде. Социаль челтәрләрдә артистны мактап та, хурлап та язучылар күп булды.

– Минем Уфада сәхнәдән сикерүем чын легендар булган. Минем әлеге видео бөтен җиргә таралган диярлек. Анда минем нинди «не до артист», «тәрбиясез» булуым турында язалар. Моннан тыш араларында «ничек мондый кешене сәхнәгә чыгарганнар» дип тә әйтүчеләр бар.  Аннары һәр икенче кеше мине хәрби операциягә җибәрергә теләге булганын белдергән. Янәсе миңа анда урын, җитмәсә, мине башка артистлар белән чагыштыра да башлаганнар.

Диван артиллериясенә мөрәҗәгать итәсем килә: сез баштан 1500 кешелек тулы заллар җыеп, тамашачыларны үзегез белән бертавыштан җырлатып карагыз, аннары алар янына сикерегез. Сез моны булдырып чыга алмассыз шул – бик шикләнәм!

Һичшиксез әйтәм, кичергән эмоцияләрне әйтеп бетереп булмый! Диван гаскәрләре халкы, сезгә уңышлар!

Гафу итегез, сезгә күбрәк вакыт сарыф итә алмыйм. Мин яраткан тыңлаучыларымның йөрәкләрен яңа хитлар һәм концертлар белән яулап алырга телим.

Ничек әйтәләр әле, «эт өрә, ә кәрван үз юлын дәвам» итәме?! Яратам! – дип яза җырчы Марат Яруллин.

Бәйле