«Элек Хәния Фәрхидә иде, ә хәзер сездә»

Илсөя Бәдретдинова юлларын белә инде…

Җырчыларыбызың халык күеңленә юлы һәрвакыт үзгә. «Бастың — җырладың» белән генә түгел хәзер! Илсөя Бәдретдинованың барлык талантлары янына, аның нечкә зәвыклы булуы да өстәлгән. Карагыз әле аның күлмәкләрен!

«Сез матур фото гына күрәсез. Ә бит Илсөя сезнең өчен яңа юбилей программасын әзерләүгә күпме көч сарыф итте. Үз һөнәренең чын осталары булган тулы бер команда белән эшләде», – дип язган аның стилисты социаль челтәрдә.

Шулай булмый ни! Чамалыйбыз инде… «Иң шәп сәхнә костюмнары элек Хәния Фәрхидә иде, ә хәзер сездә, ахры», дип бу хакта фикерен белдергән бер тамашачы.

Шулай матур гына башланган сөйләшү кинәт салулап киткән һәм Илсөянең концерт директоры Гүзәл Карамиеваны да эләктереп алган.

«Карамиевага да үзгәрергә вакыт. Яңа прическа ясагыз әле шуңа».

«Бу директорыгызның бер кирәген тапмыйм. Телефонга төшереп йөреп, «акча көрәгәнгә» охшап тора. Илсөянең йомшак ягын табып көн итә».

Йомшак ягын?! Ай-һай, андые булса да, кеше табарлык урындамы икән…

«Төркемдәге иң зур эшне эшли торган кеше ул Гүзәл Аликовна, Сез дөрес уйламыйсыз», – дип язган Илсөя.

Бу хактагы бар сорауларга да җавапны журналист Гөлинә Шәйхи биргән: «Сер итеп кенә бер әйбер әйтәм. Татар эстрадасының ярты артисты: «Илсөянеке кебек директор булса гына, залларны тутырып, концертны 9 көн югары дәрәҗәдә эшләп була», – диешәләр. Чөнки артистның ярты уңышы концерт директорыннан тора. Бүгенге көндә иң көчле төркем – Илсөя төркеме. Директорыннан башлап, ут куючысына кадәр. Бернинди төчеләнүләрсез әйтәм».

«Кызыл таң»га республика журналистлары белән очрашуга Илсөя үзенең концерт директоры белән килгән иде. Андый кайгыртучан, ихлас дус, әйткәнен булдыра торган «ут» директор белән яшәргә була, дип калдык…

чыганак: https://kiziltan.ru/articles/kultura/2022-10-29/elek-h-niya-f-rhid-ide-h-zer-sezd-3008921

Бәйле