Иркә иренең мобилизациягә эләгүен балаларына ничек аңлаткан?

-- Лейла

Якын арада китүчеләр арасында Татарстанның атказанган артисты Иркәнең ире Артур да бар. Аңа сентябрдә повестка килә. Диңгез пехотасында хезмәт иткән егет шунда ук комиссариатка юл тота.

«Мин иремнең чын, нык ир-ат булуына инандым. Горурланам моның белән. Безнең шулай ук ике вариант бар: моңсуланып елап утырырга, яисә позитивта булырга. Ирем әйткәнчә, син елап утырасың икән, миңа да авыр булачак. Балаларга да дөрес итеп аңлатырга тырыштык бу әйберне. Күп ир-атлар киттеләр, ә әтиегез бит өйдә утырып тора алмый. Безнең илне сакларга кирәк. Ул, әлбәттә, кайтачак, җиңү белән кайтачак. Ул кайткач зур бәйрәм оештырабыз», — дип сөйли җырчы.

ТНВ

Бәйле