Ноябрь аенда безне нинди үзгәрешләр көтелә?

Пенсияләр арта, компьютер программалары Россиянекенә күчерелә, чит илләргә уылдык чыгаруга чикләүләр кертелә. Бу айдагы иң мөһим үзгәрешләрне туплап, укучылар игътибарына тәкъдим итәбез.

Пенсияләр арта

Күмер сәнәгате хезмәткәрләре һәм очучыларның пенсиясе артачак. Ләкин алар белгечлеге буенча эшен туктатырга тиеш. Өстәмә күләме эш стажына, хезмәт хакы күләме һәм предприятиеләре түләгән иминият кертемнәре күләменә бәйле. Әйтик, Новосибирск өлкәсендә очучыларның пенсиясенә – 21 510 сум, Пермь краенда – 21 891сум, шахтерларга – 4450 сум һәм 4021 сум өстәлә.

Мобилизацияләнүчеләргә түләүләр

Өлешчә мобилизациягә эләгүчеләр 1 ноябрьдән кимендә 195 мең сум акча ала башлаячак. Моннан тыш октябрьдә алар торак-коммуналь хезмәтләргә вакытында түләнелмәгән бурычларына пеня түләүдән азат ителде. Бу чара контракт тәмамланганчы гамәлдә булачак. Шул ук вакытта кайбер төбәкләр мондый ир-егетләрнең гаиләләренә “коммуналка” өчен түләүне өләшчә каплау теләген белдергән.

Көзге чакырылыш

1 ноябрьдән көзге чакырылыш башлана. Ул, гадәттәгечә, 31 декабрьгә кадәр дәвам итәчәк. Быел чакырылыш 30 көнгә кыскарак – мобилизация сәбәпле, хәрби комиссариатларның эшен җиңеләйтү өчен кампания бер айга кичектерелде. Вакытлыча хәрби хезмәткә 18дән 27 яшькә кадәрге 120 мең солдат китә. Бу – узган елдагы көзге чакырылыштан 7,5 мең кешегә кимрәк.
Чакырылыштан тәүге тапкыр IT-өлкә хезмәткәрләре азат ителә. Хакимияттәгеләр ышандырып әйткәнчә, солдатлар Донецк, Луганск халык республикаларына, Запорожье, Херсөн өлкәләренә җибәрелмәячәк һәм Украинда махсус хәрби операциядә катнашмаячак.

Россия программаларына күчү

Бу айда дәүләт органнарын Россиянең компьютер программаларына күчерү башлана. Яңалык иң элек Цифрлы үсеш, элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр, Эчке эшләр министрлыкларына һәм Росреестрга кертелә.
Калган хакимият органнары, дәүләт корпорацияләре, оешмалар һәм кешеләр ихтыяри нигездә бу эшкә кушылырга мөмкиннәр. Моның өчен киләсе елның 1 апреленә кадәр заявка тапшырырга кирәк. 2025 елдан дәүләт хакимияте органнарына чит илләрнең программаларыннан файдалану тыелачак.

Уылдык чыгару тыела

Ноябрьдән Камчаткада самолет белән кызыл уылдыкны чит илгә чыгаруны чикләү кертелә. Июль аенда кабул ителгән закон нигезендә, самолет пассажиры чит илгә күп дигәндә 10 килограмм уылдык алып чыгарга мөмкин. Су байлыкларын саклау һәм аларның законсыз әйләнешен кисәтүгә юнәлдерелгән эш 2025 елның 1 августына кадәр дәвам итәчәк.

Дөнья чемпионатына кертәчәкләр

Катар хакимияте (анда 20 ноябрьдән 18 декабрьгә кадәр футбол буенча дөнья чемпионаты узачак) чит ил, шулай ук Россия туристлары өчен COVID-19 буенча барлык чикләүләрне бетерә. Дөрес, чемпионат вакытында туристлар Hаyya card белән генә керә ала. Уенга билетлары булган кешеләргә бирелә торган җанатар паспортына охшаш документ бу.

“Хуш, пеня!”

Башкаланың “Мосэнергосбыт” оешмасы Хуш, пеня!” акциясе уздыра. Аның кысасында бурычлылар моңа кадәр үзләренә исәпләнгән пеня түләүдән азат ителәчәк. Дөрес, моның өчен алар башта электр уты өчен барлык бурычларын өзәргә тиеш. Акция быел 31 декабрьгә кадәр үткәрелә.

чыганак: https://vatantat.ru/2022/10/95648/

Бәйле