Мобилизациянең тәмамлануы турында аерым документ булмаячак диләр…

Федерация Советының Конституцион закон һәм дәүләт төзелеше комитеты башлыгы Андрей Клишас бүген белдергәнчә, өлешчә мобилизациянең тәмамлануы турында аерым документ таләп ителми.

Кичә Сочида узган матбугат конференциясендә журналистларның Россия Президентыннан мондый документның кирәкме-юкмы икәнен соравына бәйле бу. Владимир Путин, хәбәрчеләр соравына җавап йөзеннән, илдә өлешчә мобилизациянең төгәлләнүе турында указны чыгару заруримы-түгелме икәнлеген юристлардан белешәчәген әйткән.

“ Дөресен генә әйткәндә, бу хакта уйламадым. Өлешчә мобилизациянең төгәлләнүе турында указ игълан итүнең кирәкме-юкмы икәнлеге турында юристлар белән сөйләшәчәкмен. Әмма ул тәмам. Нокта куелган”, – диде ул.

Президент аңлатып үткәнчә, мобилизация турында указ Оборона министрлыгы тәкъдиме белән чыгарылган, ә хәзер хәрби ведомство мобилизацияне төгәлләргә тәкъдим икән.

чыганак: https://vatantat.ru/2022/11/95755/

Бәйле