Шепелевта яман шеш авыруы тапканнармы?

Мәгълүм булуынча, аның элеке хатыны, жырчы Жанна Фриске яман шеш авыруыннан үлгән иде.

Телевидение алып баручысы Жанна Фриске үлгәннән соң сәламәтлеген аеруча игътибар белән күзәтә һәм ел саен тикшерүләр уза. Соңгы шундый тикшерүләрнең берсе вакытында Шепелев МРТ ясаткан. Озакламый телевидение шәхесенә ике табиб мөрәҗәгать иткән. Берсе шунда ук Дмитрийны борчылмаска өндәгән, икенчесе: «Безне ашыгыч рәвештә сезнең анализны карарга чакырдылар», — дип хәбәр иткән.

Русия киңкүләм мәгълүмат чаралары хәбәр итүенчә, Дмитрийда яман шеш авыруына шик булган.

Мондый сүзләрдән соң шоумен курыккан. Ул бер сәгать чамасы табиблар нәтиҗәсен көткән. Аннары алар Шепелевка барысы да әйбәт булуын хәбәр иткән, әмма арытаба ярты ел саен тикшеренү узып торырга киңәш иткән.

чыганак: https://kiziltan.ru/articles/obchestvo/2022-11-01/shepelevta-yaman-shesh-avyruy-tapkannarmy-3012237

Бәйле