Азнакай тәрбиячесе ярамны кузгалтты. «Кыйналасы көнне кызымның йокысы килмәгән…»

Азнакай шәһәрендәге балалар бакчасында тәрбияченең кечкенә сабыйларны кыйнавы моннан 15 ел элек булган вакыйгаларны искә төшерде. Теге социаль челтәрләрдә йөрүче тынгы бирми торган видеоны ахырына кадәр карап та бетерә алмыйм. Йөрәк әрни. Шул кечкенә бер гөнаһсыз сабыйларны җилтерәткәнен күреп, ирексездән күзләр яшьләнә. Үземнең хис-кичерешләрем кабат яңарды.

Ул вакытта олы кызыма 3 яшь тулып киткән иде. Икенчесен алып кайткач, без аны бакчага йөртә башладык. Бик ияләнәсе килмәде. Елап та кала иде. Өйдә сеңлекәше булгач, әнисенең беркая да китмәвен аңлагач, шулай эшләгәндер инде. Әмма соңрак еламый башлады. Бер тәрбияче булганда төркемгә бик  теләп кереп китә, икенчесе булганда елый иде. Яшь, тәҗрибәсез булуым сәбәпледер  инде. Юкса, әллә сине сүгәләрме, дип сорашасы гына бит. Башыма да китермәдем. Кешеләр бит әле сабыйларын көн буена  калдырып эшкә китә. Ә минекен иртәрәк тә алам әле.

Кыйналасы көнне кызымның йокысы килмәгән.  Ул күзләрен ачып ятканга, тәрбиячесенең ачуы чыккан, башта баланы караңгы бүлмәгә бикләп куйган, соңрак йокы бүлмәсенә кертеп ташлаган. Сабый аякларына киеп качмакчы да булган. Шуны күреп, аяк киемнәрен карават астына очырган. Моны кызым хәзер сөйли. Ә мин баламның кыйналып, тырналып кайтканын соң белдем.

Мин тәрбиячеләрне алдан ук кисәтә идем. Әгәр мине сагынып еласа, шалтыратыгыз, килеп алам, ди торган идем. Ул көнне дә булды ул шалтырату. Тәрбияче, кызыгыз елый, килеп алыгыз, диде. Мин шундук бакчага йөгердем. Берәү дә берни сиздермәде. Өйгә кайткач, кызымның күт битенә күзем төште. Ул биш бармак белән тырналып, канаган иде. Нишләргә? Тизрәк тәрбиячегә шалтыраттым. Алмый трубкасын. Нянечкасы алды да, әйе, бүген кызыгызны Фәлән Фәләновна кыйнады, дип җавап бирде. Мөдир дә трубкасын алды. «50 яшьлек башым белән гафу үтенәм, эшне зурга җибәрмәгез», – диде ул. Телефон куйгач, эчемдәге җенем уянды. Бирәм мин сезгә кирәгегезне! «Ашыгыч ярдәм» һәм полиция хезмәткәрләрен чакырттым. Ничек башым эшләгәндер, әйтү кыен. Ана инстинкты шулай эшләргә кушкандыр, мөгаен. Алар килгәндә, караңгы төшкән иде инде. Яраларны табиблар карап, белешмә бирде, хокук сакчылары гариза яздырып алды.

чыганак: https://vatantat.ru/2022/11/95995/

Бәйле