Бер тапкыр 195 мең сум алачаклармы?

Президент указга кул куйды.

Мобилизация буенча хәрби хезмәткә чакырылган, армиядә призыв буенча хәрби хезмәт үткәндә махсус хәрби операция үткәрү чорында бер ел һәм аннан да күбрәк вакытка контракт төзегән  гражданнар 195 мең сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган акчалата түләү алачаклар.

Русия Федерациясе Президентының тиешле указы хокукый мәгълүмат рәсми интернет-порталында урнаштырылган.

Указ агымдагы елның 21 сентябреннән барлыкка килгән хокук мөнәсәбәтләренә кагыла.

чыганак: https://kiziltan.ru/articles/obchestvo/2022-11-04/ber-tapkyr-195-me-sum-alachaklar-3016037

Бәйле