Ничек итеп тормышка уңыш, бәхет, акча җәлеп итәргә?

Моның өчен тәрәзә төбендә җиде әйбер булырга тиеш икән. Нәрсәләрме?  

Фикус өйне негатив энергиядән саклый. Бу гөлне тәрәзә төбенә утыртып, яхшылап карасагыз, тормышыгызга уңышлар килә башлавын сизәрсез.

Кабырчыклар да уңыш символы булып санала. Алар тәрәзә төбен дә бизәр, тормышыгызга уңышлар да тартып торыр.

Әфлисун кытайчадан тәрҗемә иткәндә “алтын” дигәнне аңлата. Көнчыгыш илләрендә бу җимешне финанс уңышларын җәлеп итәр өчен дә кулланалар. Әфлисун агачы утыртып, үстерә алсагыз, тагын да яхшы.

Акча гөлен дә онытмагыз. Ул зур отышлар да теләп тора, диләр.

Тагын бер уңыш талисманы — бака. Аның сынын тәрәзә төбенә куйсагыз, ул, һичшиксез, ишеккә карап торсын.

Акчалар салынган кошелекны да тәрәзә төбендә төнгелеккә калдырыгыз. Аңа тулган Айның нуры төшәргә тиеш.

Ә менә ниндидер сорауга җавап таба алмыйсыз икән, сулы стакан алыгыз, күзләрегезне йомып, сорауны бирегез һәм берничә йотым эчеп, төнгелеккә тәрәзә төбенә куегез. Төшегездә мәсьәләне хәл итү юлын ишетергә тиешсез, имеш…

чыганак: https://kiziltan.ru/articles/kyzyk-news/2022-11-02/nichek-itep-tormyshka-u-ysh-b-het-akcha-lep-it-rg-3012974

Бәйле