Рөстәм Нәбиев: «Инвалид кыйбатлы машинада йөри алмый мени?!» [видео]

-- Лейла

Башкортстан блогеры Рөстәм Нәбиев үзе белән булган хәлне сөйли.

– Парковкада булды бу. Минем алда кыйбатлы машинада берәү килде дә, махсус инвалидлар өчен булдырылган урынга автомобилен куйды. Мин аңардан тыйнак кына бу урынга куймавын сорадым, инвалид урынына мин куям дип белдердем. Ул миңа ышанмады, тизрәк машинамны карый. «Син инвалид мени?» дип сорый башлады! Ник инвалид кыйбатлы машинада йөри алмый мени? Нигә кешенең нинди машинада йөрүенә карыйлар микән?

Инвалид урыны инвалидлар өчен бит! Шуны аңларга кирәк, – дип белдерә блогер.

Бәйле