“Ласковый май”ны оештыручы вафат булган

Ул Юрий Шатуновның үлемен бик авыр кичергән иде.

 Ырынбурда 58 яшендә танылган композитор һәм “Ласковый май” төркемен төзүче Сергей Кузнецов вафат.

5 ноябрьдә Кузнецов Ырынбурда быел вафат булган җырчы Юрий Шатунов истәлегенә концерт үткәргән.

Композиторның үлем сәбәпләре турында хәбәр ителми. Кайбер чыганаклар йөрәк өянәге һәм тромб өзелү турында хәбәр итә.

Сергей Кузнецов – “Белые розы”, “Розовый вечер”, “Седая ночь” җырлары авторы, “Ласовый май” һәм башка төркемнәргә нигез салучы.

Юрий Шатунов июньдә 48 яшендә вафат булган иде.

чыганак: https://kiziltan.ru/articles/donja/2022-11-08/laskovyy-may-ny-oeshtyruchy-vafat-bulgan-3019805

Бәйле