«Ласковый май»ны оештыручы вафат булган

Ул Юрий Шатуновның үлемен бик авыр кичергән иде.

 Ырынбурда 58 яшендә танылган композитор һәм «Ласковый май» төркемен төзүче Сергей Кузнецов вафат.

5 ноябрьдә Кузнецов Ырынбурда быел вафат булган җырчы Юрий Шатунов истәлегенә концерт үткәргән.

Композиторның үлем сәбәпләре турында хәбәр ителми. Кайбер чыганаклар йөрәк өянәге һәм тромб өзелү турында хәбәр итә.

Сергей Кузнецов — «Белые розы», «Розовый вечер», «Седая ночь» җырлары авторы, «Ласовый май» һәм башка төркемнәргә нигез салучы.

Юрий Шатунов июньдә 48 яшендә вафат булган иде.

чыганак: https://kiziltan.ru/articles/donja/2022-11-08/laskovyy-may-ny-oeshtyruchy-vafat-bulgan-3019805

Бәйле