Циркта аю 7 яшьлек малайны тешләгән

Тикшерүчеләр шаһитлардан һәм цирк труппасында катнашучылардан сорау алган.
Амур буе төбәгенең Поярково бистәсендә цирк аюы фотога төшкән чагында җиде яшьлек малайның иңбашын тешләгән. Бу хакта Россия Тикшерү комитетының Амур өлкәсе буенча Тикшерү идарәсеннән хәбәр ителә.

Тикшерүчеләр вакыйга булган урынны караган, шаһилардан һәм цирк труппасында катнашучылардан сорашкан. Бәхеткә, балага зур зыян килмәгән. Табиблар караганнан соң, малай өенә кайтарып җибәрелгән.
Сүз уңаеннан, Иркутск өлкәсендә аю, үләр алдыннан, үзенә аткан аучыны чәйнәп өзәгән.

чыганак: https://vatantat.ru/2022/11/96244/

Бәйле