Казанда 74 яшьлек бабай “зебра” аша чыгучы 6 яшьлек бала белән ананы бәрдергән

Кичә кичен Юдино бистәсендә LADA Kalina машинасы юлдан “зебра” аша чыгып килүче балалы хатын-кызны бәрдергән. Малай хастаханәгә озатылган.

Куркыныч хәл 9 ноябрь көнне 19.05 сәгатьтә Бирюзовая урамында килеп чыккан. Дәүләт автомобиль инспекциясеннән хәбәр ителгәнчә, LADA Kalina машинасын йөртүче – 74 яшьлек ир-ат Бирюзовая урамындагы №1/1 йорт каршында, җәяүлеләргә юл бирмичә, 45 яшьлек хатын-кыз һәм 6 яшьлек малайны бастырган. Бала хастаханәгә салынган, әнисе, медицина ярдәме күрсәтелгәннән соң, өенә кайтарып җибәрелгән.

чыганак: https://vatantat.ru/2022/11/96439/

Бәйле