Алмаз Мирзаянов белән Зөлфирә Шәйдуллина кызларына нинди исем кушкан? [видео]

-- Лейла

Җырчы, алып баручы Алмаз Мирзаянов тормыш иптәше, шулай ук җырчы Зөлфирә Шәйдуллинаны һәм туган сабыен балалар тудыру йортыннан каршы алды.

– Алмаз кызы Нәзирә. Гаиләбезгә рәхим ите, кызыбыз. Әти-әни булу бәхетен биргән Аллаһы Тәгаләгә рәхмәтлебез! Әнисе, рәхмәт сиңа! Шатлыгыбызны уртаклашырга килүче якыннарыбызга, изге теләктә булучылар, сезгә дә зур рәхмәт!

Кечкенә кызчыкка да, әти-әнисенә дә исәнлек-саулык, озын гомер теләп калабыз!

Бәйле