Гүзәл Уразова тагын елатты.

Татарстанның халык артисты, Башкортстанның атказанган артисты  Гүзәл Уразованың үткән тормышы турында «Чиксез» дип аталган кыска метражлы фильм чыгарганнар. Ә кечкенә Гүзәл ролендә – аларның уртанчы кызы Камилә.

Җырчы үзе социаль челтәрдәге сәхифәсендә болай дип язган: «Бу фильм Барда төбәгендә туган Гүзәл исемле кыз турында. Балачагым, яшьлегем, 20 ел иҗат юлым – 20 минут эчендә. Зур рәхмәт фильмны төшерүчеләргә, төшерергә ярдәм итүчеләргә. Туган ягымда көтеп торган туганнарыма, укытучыларыма. Тулы фильм минем You tube каналында. Фикерләрегезне языгыз.

Сценарист, режиссер – Марсель Мәхмүтов; оператор, фильмны куючы – Марат Мөдәрисов; режиссер ярдәмчесе, тавыш режиссеры – Наилә Ханнанова; композитор – Зөлфәт Вәлиуллин; тавыш дизайнеры – Рәшид Вәлиуллин».

Фильмны карап, бик күпләрнең күңеле йомшарган. «Карадым. Хатирәләрдән йөрәк сыкрап куйды. Бик матур фильм. Рәхмәт. Гүзәл, без сезнең белән үстек, җырларыгызны башыннан ахырына кадәр беләбез. Концертларыгызда күрешүләр насыйп итсен», «Елый-елый карадым. Үзем дә туган йортка кайткан кебек булдым. Бәхетле булыгыз, Гүзәл», дип язган дуслары.

чыганак: https://kiziltan.ru/articles/kultura/2022-11-11/y-r-k-sykrap-kuydy-3025016

Бәйле