«Евровидение» җиңүчесе, «Голос» җыр бәйгесе хөкемдары Дима Билан, беркемгә дә әйтеп тормыйча, Татарстанның Питрәч район үзәгенә барып төшкән. Аны урамда күрүчеләр аптырашта.
Росия җырчысы Дима Билан илдә гастроль туры вакытында туган авылы Питрәчкә килгән. Бу турыда ул Казанда узган концертында сөйләде. Район хакимиятендә хәбәр итүләренчә, Билан Питрәчкә киләсен алдан әйтмәгән, җитәкчеләрнең берсе дә аның килүе турында алдан белмәгән.
Искәртеп узабыз, Диманың әнисе һәм әбисе тумышы белән Питрәч авылыннан, ә ул үзе балачагында берничә ел әти-әнисе белән Чаллыда яшәгән. Аның әтисе КамАЗда инженер булып эшләгән.
«Яшәгән йортыма кердем, ул кечкенә һәм кыйшайган булса да, андагы көч, анда бик күп тарих, бик күп тормыш, энергия, көч! Сез минем нәрсә турында әйтүемне аңлыйсыздыр дип ышанам. Ул Мишә елгасыннан ике йорт аша урнашкан», – диде Билан тамашачыларга һәм аларга тормышта «нигез» булсын өчен өйләре белән элемтәне югалтмаска дигән теләктә калуын белдерде.
Былтыр «Голос» тамашасында катнашкан Марина Моисеева остазлар кәнәфиендә утырган җырчыга туган яклары турында сөйләгәч, «Евровидение» җиңүчесе үзенең туган якларын, балачакта су коенырга йөгереп төшкәләгән Мишә елгасын җылы сүзләр белән искә алды. «Бу искиткеч!» – дип, Билан яшьлек елларын исе китеп сөйләде.
чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/rossiya-builap-gastrollare-vakytynda-dima-bilan-tugan-avyly-pitracka-kerep-cykkan-5862703