Синоптиклар Татарстанда яңгыр, җепшек кар һәм буран фаразлый

Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге республикада яшәүчеләрне бу ялларда һәм киләсе эш атнасы башында һава торышы начарлануы турында кисәтте.

Иртәгә, 13 ноябрьдә, Татарстанда болытлы һава торышы, яңгыр көтелә. Җил көнбатыштан, төньяк-көнбатыштан секундына 24 метр тизлек белән исәчәк. Төнлә һава температурасы +3..+8 градус көтелә.

Дүшәмбе, 14 ноябрьдә яңгыр һәм җепшек кар фаразлана. Көндез урыны белән кыска вакытлы буран булырга мөмкин. Җил төньяк-көнбатыш, төньяктан 16-21 градуска кадәр. Һава температурасы +3..-2 градус көтелә, ә юлларда бозлавык һәм кар боткасы булырга мөмкин.

Чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/sinoptiklar-tatarstanda-yangyr-epsek-kar-ham-buran-farazlyi-5862775

Бәйле