Дүрт яшьлек баланы һәм аның әти-әнисен вәхшиләрчә үтергәннәр

Пeрм краенда вәхшиләрчә дүрт яшьлек бала тәрбияләнгән гаиләне үтергәннәр. Фаҗига 10 ноябрьдә Оса шәһәрендә булган.

Гаилә башлыгының торак-коммуналь хуҗалык систeмасында эшләве билгеле, аның хатыны буылган, ә 4 яшьлек уллары балалар бакчасына йөргән.

Өчесе дә күп санлы пычак яраларыннан үлгән.

Моннан тыш, үтерүче кеше үзенә шунда ук кул салган. Үтерүче гаилә башлыгының танышы һәм аның йортында кунакта булган.

Җинаять мотивлары турында берни дә аңлашылмый. Бер версия буенча, кунак һәм йорт хуҗасы арасында ниндидер низаг килеп чыккан.

чыганак: https://vatantat.ru/2022/11/96746/

Бәйле