“Бу ирләргә ни булды”, дип уфтана Илсөя Бәдретдинова.
Илсөя Бәдретдинова блогында шундый сүзләр язган:
“Бер ир-ат әйтә миңа кичә:
– Сез хатыннар бозылдыгыз… Чалбар киясез. Машинада йөрисез! Акча эшлисез… Хатын-кызлыгыгыз да калмады ди.
Ә нишләргә? Яшисе килә бит. Машинасыз өлгереп булмый. За рулем күлмәк киеп йөрергә уңайсыз.
Тормыш шулайрак китереп куйды шул… Ирләр эшләргә тиешле бөтен эшне “нужа бабай” үзебезгә эшләргә өйрәтте.
Берәү яза миңа: “Мин инде ике тапкыр сиңа “привет” дип яздым. Өйләнәсем килә иде… Син җавап та бирмәдең”, – ди. Сезнең ” привет” ка , мин ” я согласна ” дип җавап язарга тиеш идемме?
Икенчесе яза : « Мин башка республикадан. Казанны яратам. Сиңа күченеп килергә риза. Бергә-бергә йөрербез гастрольгә ди.
Сүзем юк. Мужики… вы серьезно? Ирләр ир була белмәгәнгә , хатыннар ” иргә” әйләндеме?
Хатыннар ” ир”гә әйләнгәннгә , ирләр хатынлаштымы?” Вәт сорау бу ичмасам. Сез ничек җавап бирер идегез?
чыганак: https://kiziltan.ru/articles/kultura/2022-11-13/sez-hatynnar-bozyldygyz-3027859

