Гомерне берничә елга озайту өчен 6 гади гадәт

Галимнәр гомерне берничә елга озайту өчен 6 гади гадәтнең файдалы икәнен исбатлаган:

  1. Ешрак елмаегыз!

Елмаючы кешеләр яшьрәк күренә, сирәк авырый, үз-үзләрен яхшырак хис итә, начар кәефкә зарланмый. Тормышта да уңышка ирешәләр, чөнки уңай карашлы кешегә әйләнә-тирәдәгеләрнең ярдәм итәргә теләге зуррак була. Елмайганда, мимика мускулларының нерв очлары нерв системасына, барысы да яхшы, дигән сигнал җибәрә. Һәм ул яшәртүче, сәламәтләндерүче шатлык гормоннары – эндорфиннар эшләп чыгара.

  1. Банан ашагыз!

Шулай ук алма, кишер һәм башка җиләк-җимешләр, яшелчәләр ашагыз. Иртәнге, көндезге һәм кичке ашлар арасында җиләк-җимеш, үсемлекләрне авыз итәргә онытмагыз. Бу өч тапкырдан да ким булмасын. Мондый туклану режимында авырлыкны контрольдә тоту, холестерин һәм глюкоза нормаларын саклау җиңелрәк. Димәк, гипертония, атеросклероз, шикәр диабеты белән авырып китү куркынычы кими дигән сүз. Нәкъ шушы чирләр хәлне начарайта, тизрәк картайта һәм тормышны кыскарта да бит инде. Галимнәр, гәрчә алар өчен мондый авырулар хас булмаса да, азык-төлек складыннан азык урлаган маймылларда шундый ук чирләр тапканнар. Димәк, яхшы физик форманы һәм сәламәтлекне сакларга телисең икән, банан һәм җиләк-җимеш белән туенган маймыл рационына күчәргә кирәк. Аларга агач ботакларыннан ризык алу өчен шактый тырышалар. Безгә дә физик яктан актив булырга кирәк. Агачка менү мәҗбүри түгел, ләкин көнгә 4-7 мең адым ясау хәерле!

  1. Иртәрәк килергә тырыш!

Галимнәр исәпләвенчә, көн саен эшкә, мөһим очрашуга, поликлиникага, балалар бакчасына, вокзалга соңга калганда, без ким дигәндә 3 ел гомеребезне ала торган стресс кичерәбез. Һәр очрашуга 5-10 минутка иртәрәк килергә тырышыгыз. Моның өчен будильникны иртәрәк вакытка күчереп карагыз. Кайвакыт 10 минут вакыт та бик мөһим роль уйный! Очрашуга чыгып китү вакытын телефонда билгеләргә дә була. Вакыт узу белән мондый сигналларга ихтыяҗ үзеннән-үзе югалачак, чөнки пунктуальлек гадәткә керәчәк.

  1. Кулларыңны юарга онытма!

Әлбәттә, бу – балачактан өйрәнеп үскән гадәт. Гади генә саналган әйберләрне без барлык ситуацияләрдә дә башкарабызмы икән соң? Бәлки, өйдә ашар алдыннан кулны юарга онытмабыз да, ләкин кунакка килгәч, кафеда, эштә, юлда (поездда, самолетта) ашаганда, күпләр гигиена кагыйдәләрен санга сукмый. Өстәвенә, безнең күбебез бу процедураны формаль рәвештә үти: кулларыбызны сабынга тидерәбез дә кран астына кертеп чыгарабыз. Бу процедураны автомат рәвешкә китереп җиткерергә кирәк. Сабын белән кулны кимендә 20 секунд юу, аннары тагын 40 секунд җылы су агымы астында күбекне юып төшерү зарур. Әйтергә кирәк, соңгы елларда булган вакыйгалар аркасында моңа җитди караучылар саны күпкә артты.

  1. Зарядка һәм гимнастика

Бутамагыз, болар төрле әйберләр! Зарядка – иртән организм тизрәк уянсын өчен, эш ритмына кереп китер өчен башкарыла торган зур булмаган күнегүләр комплексы. Мондый комплексның дәвамлылыгы – 5-7 минут. Зарядкадан соң бернинди арыганлык хисе булырга тиеш түгел – бары тик дәрт-дәрман гына өстәлә. Ә менә гимнастика – бөтенләй башка нәрсә! Бу – җитди фитнес-тренировка, аннан соң ял итәргә кирәк, чөнки бу очракта организмга җитди йөкләнеш хас. Әмма ул бик тиз  күтәренке рух белән алышына. Күнегүләр мускуллар хәтереңә сеңсен һәм гадәткә керсен өчен, аларның характерын һәм эзлеклелеген еш үзгәртмәү бик мөһим.

  1. «Исәнмесез», «рәхмәт» сүзләрен онытмагыз

Лифтта күршеләрең белән очраштыгызмы, кибеттә сатучылар белән аралашасызмы – көн дәвамында очраган бар кешеләр белән дә исәнләшергә онытмагыз. Теләсә нинди вак-төяк өчен рәхмәт әйтегез. Әдәплелек формулалары гаять зур эмоциональ потенциалга ия: аларны никадәр күбрәк кабатласаң, әйләнә-тирәдәгеләрдән шулкадәр күбрәк уңай энергия аласың. Сен сәлам бирдегез, ягъни кемгәдер сәламәтлек теләдегез һәм ул сезгә дә шуны ук теләде. Әлбәттә, болар барысы да чын күңелдән булмаска да мөмкин, шулай да аның файдасы аз түгел.

чыганак: https://vatantat.ru/2022/11/96788/

Бәйле