Мәктәп бассейнында 8 яшьлек кыз батып үлгән

Бүген Новосибирск шәһәренең 197нче мәктәбе 2 сыйныфында укучы кызның үлүе турында хәбәр ителгән. Бала кичә мәктәп бассейнында аңын югалтып, авыр хәлдә хастаханәгә салынган булган.

Икенче сыйныф укучысы бассейнда үткәрелгән физкультура дәресеннән соң хастаханәдә җан биргән. Мәгълүматны Россия Тикшерү комитетының төбәк идарәсе раслаган. “Саксызлык белән үлемгә китерү” статьясы буенча җинаять эше кузгатылган.

Кыз 15 ноябрьдә мәктәп бассейнында аңын югалтып, су төбенә киткән. Аны шуннан табып, авыр хәлдә хастаханәгә озатканнар.

Новосибирск прокуратурасы эшне үз контроленә алган.

чыганак: https://vatantat.ru/2022/11/96991/

Бәйле